Чишмэ
+27 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
2 Декабря 2019, 06:07
Башкортстанга тугыз күчмә ФАП кайтты
Рәсәйнең сәламәтлек саклау минисры Вероника Скворцова республиканың медицина оешмаларына тугыз күчмә ФАП һәм дүрт ашыгыч ярдәм автомобиле тапшырды. Алар «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында алынган.
Министр билгеләвенчә, республиканың сәламәтлек саклау системасындагы уңай үзгәрешләр сөендерә.
- Бер ел эчендә яңадан җиһазланган онкоүзәк бөтенләй икенче төрле үсешә, кардиология юнәлеше, балалар медицинасы үсештә, беренчел звено үсешенә зур игътибар бүленә. Шуны истә тотарга кирәк, бу проблеманы Рәсәй Президенты үзе игътибар үзәгендә тота. Республикада 50 яңа ФАП урнаштырылды, сәламәтлек саклау автопоездлары төрле районнарда ярдәм күрсәтте. Моның өчен мин республика Башлыгына рәхмәтлемен, чөнки иң ерак районнарны да мобиль комплекслар белән йөреп чыгу, халык сәламәтлеген тикшерү - аның башлангычы иде, - диде Вероника Скворцова.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров гомумдәүләт проектларын тормышка ашырганда медицина өлкәсендә күп позитив үзгәрешләр сизелүен, төп максат - кешеләрнең озак һәм яхшырак яшәве икәнен, быел 2500 мең кеше гомерләренең сакланып калуын, күчмә ФАПларның республика өчен зур бүләк булуын билгеләде.
«Кызыл таң» сайтыннан
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим