Башкортстанда «Аек авыл-2019» республика бәйгесе дәвам итә.
Әлеге проект Бөтендөнья башкортлар корылтае тарафыннан игълан ителде, ул айнык яшәү рәвешен пропагандалый. Республика буенча анда 54 районнан дүрт йөздән артык авыл катнашты.
– Бәйгенең район этабы тәмамланып килә. Чишмә районының 11 авыл биләмәсеннән анда катнашуга гаризалар җибәрелде, – дип хәбәр итте Чишмә муниципаль район Советы секретаре Марат Байбурин.
«Аек авыл-2019» бәйгесендә катнашкан торак пунктларда эчкечелеккә, наркоманиягә һәм тәмәке тартуга каршы чаралар үткәрелгән, халык белән очрашулар оештырылган, аңлату-агитация эшләре алып барылган. Сәламәт тормыш рәвешенә багышланган баннерлар, плакатлар эленгән. «Эчкечелек турында хакыйкать» китап күргәзмәсе, «Милләтләр кроссы» ярышы оештырылган.
Караякуп һәм Келәш авылларында Эльмира Ибраһимова пьесасы буенча Чишмә татар халык театры сәхнәләштергән «Никтудымнар авылында» спектакле күрсәтелгән.
– Бу пьеса «Аек авыл» бәйгесенә аваздаш булып тора, анда авыл тормышы тасвирлана, шуның кебек авыллар Рәсәй буенча да байтак. Бу авылда берни белән шөгыльләнергә теләмәгән, аракы эчү белән мавыккан һәм киләчәк турында уйламаган буйдак егетләр күп. Авылларына чибәр журналист кыз килгәч алар үзгәрергә тырыша, – дип сөйләде Чишмә халык театры режиссеры һәм спектакльне куючы Филүз Рәхмәтуллин.
Бәйгенең республика этабы 2019 елның 1 декабреннән 2020 елның 20 мартына кадәр үтәчәк. Бәйгедә җиңүче авыллар Башкортстан Республикасы Хөкүмәте дипломы алачак, беренче урынга – 500 мең; икенче урынга – 250 мең һәм өченче урынга 150 мең сум акча биреләчәк.
Марат Тимерҗан улы аңлатуынча, һәр биләмәгә биш баллы система буенча бәя бирелгән, һәм җиңүче баллар суммасы буенча билгеләнгән. «Районның иң аек авылы» исеменә дәгъва итүче торак пунктларда эчкечелеккә каршы көрәш буенча чаралар үткәрелде, аңлату эшләре алып барылды. Чишмә районы хакимияте башлыгы урынбасары Рим Нәбиуллин рәислегендәге оештыру комитеты беренче этапка йомгак ясады, аның составына Чишмә районы башкортлар корылтае рәисе Камил Яппаров, шулай ук Илүзә Гыйбадуллина, Розалия Гайнәтуллина, Нурия Мөхәммәтшина, Салават Гыйльметдинов керде.
Бәйгенең район этабында Ярми авылы 98 балл җыеп, беренче урын алды, шуңа күрә бәйгенең республика этабында да ярмилеләр катнашачак.