Чишмэ
+16 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
29 Ноября 2019, 05:53
Балалар бакчалары төзелә
Владимир Путинның май указын тормышка ашыру максатында Башкортстанда «Демография» дәүләт проекты кысаларында 2020 елга кадәр өч яшьтән кечерәк балалар өчен 7 мең урынлык 43 балалар бакчасы төзеләчәк.
Бу максатларга 4,5 миллиард сум акча тотынылачак.1470 урын ике яшькә кадәр балалар өчен оештырылачак, учреждениеләрне капиталь ремонтлау исәбенә 5 мең 439 урын булдырылачак.
Республиканың Мәгариф министрлыгы 2021 елга өч яшькә кадәр балаларны урыннар белән тәэмин итеп бетерергә ниятли. Шулай ук, 2020-24 елларда ел саен бюджеттан бүленгән субсидияләр исәбенә шәхси балалар бакчаларында ким дигәндә биш төркем ачу планлаштырыла.
«Демография» дәүләт проектына «Балалары туган гаиләләргә финанс ярдәме», «Хатын-кызларның мәшгульлеген тәэмин итү», «Өлкән буын», «Халык сәламәтлеген ныгыту», «Спорт - тормыш нормасы» федераль проектлары керә. Аны гамәлгә ашыруга 3,1 триллион сум акча бүленә.
«Кызыл таң» сайтыннан
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#региональныепроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"