Чишмэ
+29 °С
Болытлы
Новости
19 ноябрь 2019, 07:22

Районда йортлар күп төзелә

Һәркем үз гаиләсенең, балаларының уңайлы шартларда, иркен йортта яшәвен тели һәм шуңа омтыла.

Әмма төрле сәбәпләр аркасында акча җитенкерәмәсә нәрсә эшләргә соң?

Бу очракта торак төзегәндә дәүләт программалары ярдәм итә ала. Дәүләттән яки муниципалитеттан фатир, субсидия яки шәхси торак төзелешенә җир участогы алу хокукыннан файдалану өчен гражданнар торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булырга тиеш. Билгеле булуынча, һәр гаилә әгъзасына гомуми торакның 12 квадрат метр мәйданы туры килергә тиеш.

Җир участогы куллануның үзенчәлекле төре буларак шәхси торак төзелешеЗаконга ярашлы, Рәсәйдә барлык җирләр аерым категориягә карый, һәркайсының максатлы тәгаенләнеше бар, мәсәлән, авыл хуҗалыгы, урман яки торак пункт җирләре. Шәхси торак төзелеше – җир участогын файдалануның рөхсәт ителгән бер төре. Җир хуҗасы үз участогында өч каттан биегрәк булмаган йорт төзи һәм анда ел әйләнәсенә гаиләсе белән яши ала. Шуны билгеләү мөһим, йортны торак пунктлар эчендә урнашкан җир участогында гына төзергә рөхсәт ителә.

– Әлеге вакытта Чишмә районында 930 гаилә бушлай җир участогы алу өчен исәптә тора. Бирегә күп балалы 200 гаилә, шулай ук торакка мохтаҗлар сыйфатында исәптә торучы 651 граждан, инвалид бала тәрбияләүче 18 һәм 60 яшь гаиләләр керә, – дип хәбәр итте Чишмә районы хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Фәһим Хөсәенов.

Аның сүзләренә караганда, агымдагы елда ташлама алучы бу категориягә Алкин-2 авылында 261, Чишмә поселогында 97 участок бирелгән. Әлеге вакытта Чишмәдә тагын 160 һәм Сәйран авылында 61 участок әзерләнгән. Ул район үзәгендәге җир участокларының поселокта яшәүчеләргә генә бирелүен ассызыклады. 2011 елның ноябреннән башлап, гражданнарның ташлама алучы категорияләренең исемлеге булдырылды, Чишмә районында 829 участок бирелде. Арытаба район үзәгендә 65 һәм Ярмидә 125 участок бүлү планлаштырыла. Участокның уртача мәйданы – 12 сотый. Тагын бер мөһим нәрсә – күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләгән гаиләләргә җир гомуми өлештәге милеккә бирелә.

Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар өчен субсидияләр

Торак сатып алу яки төзү өчен социаль түләүләргә яшь гаиләләр дәгъва итә ала, әмма аларга карата кайбер таләпләр бар. Субсидия гаилә өчен торакның бәясен өлешчә каплау өчен бирелә. Социаль түләү торак бәясенең якынча 30–35%ын каплый. Калганы – гариза бирүченең үз акчасы исәбенә эшләнә – бу мотлак шарт.

Авыл җирендә яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшыртуга юнәлтелгән «БР авыл территорияләренең тотрыклы үсеше» программасы 2014 елдан гамәлдә. Биредә даими рәвештә авылда яшәү, авыл җирлегендә эшләү һәм гариза бирүченең торак бәясенең кимендә 30%ы күләмендә үз акчасы булу, шулай ук торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылу мотлак шартларның берсе булып тора.

Чишмә поселогында БР Торак төзелеше үсеше фонды күп фатирлы йортлар төзи, андагы фатирлар ташламалы бәя буенча сатыла. Чишмә районында яшәүче гражданнарның билгеле категорияләре биредә экономкласс торак сатып алала.

– Үткән елда яңа йортта яши башладык. Безгә «БР авыл территорияләренең тотрыклы үсеше» программасы буенча субсидия бирелде, аны алачагыбызга бик ышанмадык, ә алгач бик куандык. Гариза биргән чорда Келәш авылында савымчы булып эшли идем. Әлеге вакытта Новотроицкийда яшибез, ирем Виктор белән биш бала үстерәбез, үз йортыбыз бар, – диде Екатерина Матвеева.
Безнең белешмә

Чишмә районында шәхси торак төзелеше арту күзәтелә. 2018 елда 28051,9 квадрат метрлы 315 йорт сафка кертелгән. Чагыштыру өчен: 2018 елның 10 аенда 16506,8 квадрат метр (149 йорт) булса, 2019 елның 10 аенда 23374,3 квадрат метр (202 йорт) төзелгән.
Читайте нас