Чишмэ
+19 °С
Дождь
Новости
19 Ноября 2019, 11:30

Машина йөртүче ханымнар, катнашыгыз!

Дәүләт автоинспекциясе һәм Рәсәйнең Чишмә районы буенча ДОСААФ бүлеге Аналар көне уңаеннан «Автоледи» бәйгесе үткәрә һәм катнашырга теләүчеләрне чакыра. Чара 2019 елның 22 ноябрендә сәгать көндезге 2дә Чишмә поселогының Көнбатыш урамында (хәрби комиссариат бинасында) үтәчәк. Катнашу өчен заявканы 20 ноябрьгә кадәр тапшыру, үзең белән шоферлык таныклыгы булу һәм автомобильдә килү мөһим. Сораулар булса 8 (34797) 2-15-27 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.
Читайте нас