Чишмэ
+15 °С
Облачно
Новости
14 Ноября 2019, 06:11

Фольклориада үткәрүгә 300 миллион сум акча тотылачак

Билгеле булуынча, IV Бөтендөнья фольклориадасы 18 июльдән 1 августка кадәр Уфада үтәчәк.
Рәсәй Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары арасында мәдәнияткә кагылышлы юнәлеш тә бар. 2020 елда Башкортстанда үтәчәк Бөтендөнья фольклориадасы бу башлангычларның бездә нәтиҗәле тормышка ашырылуының аерым бер күрсәткече булачак. Бу җитди чарага әзерлек инде күптәннән бара. Республиканы бөтен дөньяга күрсәтүгә зур нигез булачак ул. Атап әйткәндә, республикага 80 илдән вәкилләр киләчәк. Әлеге чараны үткәрү өчен республика бюджетына киләсе елга 300 миллион сум акча салынган. Бу җәһәттән федераль бюджеттан да ярдәм булуы көтелә.
«Кызыл таң» сайтыннан. Фото: Башинформ
#Национальныепроекты
#Нацпроекты
#Региональныепроект
#ВладимирПутин
Читайте нас