Чишмэ
+13 °С
Облачно
Новости
1 Ноября 2019, 07:21

Чишмәдә төзекләндерү эшләре бара

Халык социаль челтәрләрдә Гыйззәтуллин урамын ерып бетерделәр, җәяүлеләргә йөрергә урын да калмады, дип октябрь буена язды.

Шул ук вакытта, ремонт эшләрен җәй үткәрергә булмыймыни, көз җиткәч, көннәр бозылгач тотыналар, дип урынлы шелтә дә белдерде.

Район гәзите редакциясе «Чишмә су-канализация хуҗалыгы» җәмгыяте җитәкчелегенең бу хәлне аңлатып китүен сорады.

– Сентябрь азагында Чишмә поселогында Елга урамындагы канализация-насос станциясеннән (КНС) һәм басым коллекторыннан 7нче санлы КНСка кадәр эшләр бара: Елга урамы чатыннан Дуслык проспектына, Елга урамы буйлап Гыйззәтуллин урамына, Гыйззәтуллин урамыннан Революция урамына кадәр, арытаба Революция урамыннан Шоссе урамы чатындагы канализация-насос станциясенә кадәр торбалар салына. Асфальт юл бозылган урыннарга эшләр тәмамланганнан соң вак таш, соңыннан асфальт җәеләчәк. Эшләрне 2019 елның 15 ноябренә кадәр тәмамларга планлаштырабыз, – дип аңлатты «Чишмә су-канализация хуҗалыгы» җәмгыяте директоры Азат Хәкимов.

Аның сүзләренә караганда, бу төзелеш Елга аръягы бистәсендәге яңа йортларны, шулай ук район Мәдәният сараен һәм «Чишмә» спорт комплексын үзәк канализациягә тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк.

– Әлеге проект узган елда ук эшләнде һәм экспертиза үтте. Шуңа ярашлы, төзелеш-монтаж эшләренә акча 2019 елда бүленде. Республика бюджетыннан 20 млн сум акча бүленгәннән соң подрядчы оешма билгеләү өчен аукционда торги үтте, – дип хәбәр итте «Чишмә су-канализация хуҗалыгы» җәмгыяте директоры урынбасары Олег Гайнуллин.

Ул шулай ук килешү төзүнең озак баруын: торги өчен 40 көн, килешү төзүгә 20 көн бирелүен, ягъни бу эшнең ике айдан артык вакытка сузылуын сөйләде. Соңгы эшләр акча бүленгәч, августта үткәрелгән һәм сентябрьдә генә төзелеш эшләренә керешкәннәр. Эшләрнең заказчысы – Башкортстан Республикасының Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ачык бәйге нигезендә подрядчы оешма буларак «Яңа Урал компаниясе» җәмгыяте сайланган һәм алар белән килешү төзелгән.

– Җир эшләр башкарылган урында гына казыла. Торба салу тәмамланган урыннарда казылган җир күмелә бара, – дип билгеләде Олег Рәлиф улы.
Читайте нас