Чишмэ
+13 °С
Облачно
Новости
29 Октября 2019, 06:58

Ихтыяҗ бар. Тәкъдим булачак

25 октябрьдә Чишмә май экстракцияләү заводына Кытай Халык Республикасының Төп таможня идарәлеге делегациясе килде. Делегацияне республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов, Рәсәй авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге җитәкчесе

Ришат Котлымәтов һәм «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенең генераль директоры Айдар Якупов озатып йөрде.

Эш сәфәренең максаты – завод эшчәнлеге, көнбагыш эшкәртү технологиясе һәм шуның нигезендә әзер продукция җитештерү белән танышу. Алар предприятиенең май сыгу һәм рафинация цехларында, җитештерү һәм чимал лабораторияләрендә булдылар. Экскурсия барышында техник директор Сергей Варламов эшкәртү һәм җитештерү процессы турында сөйләде. Кунакларга әзер продукция үрнәкләре күрсәтелде.

– Башкортстан Республикасы Рәсәй Федерациясендә авыл хуҗалыгы үсеше буенча алдынгы төбәкләрнең берсе. Бездә үзебез җитештергән продукция күп, һәм аларны чит илгә чыгару мөмкинлеге арту белән ашлык, майлы һәм майсыз түпне экспортка чыгаруга заявка бирдек. Шул уңайдан Кытайның таможня хезмәте безнең эш белән танышырга килде. Аларны чимал үстерү, җитештерү һәм әзер продукцияне нинди шартларда саклау кызыксындыра. Чишмә заводы республикада һәм Рәсәйдә майлы культуралар эшкәртү буенча иң зур предприятиеләрнең берсе булып тора.

Республикада, Чишмә май экстракцияләү заводыннан тыш, «Дәүләкән икмәк ризыклары комбинаты», «Шаранагрогаз» җәмгыятьләрендә инспекция үткәреләчәк, – диде Ришат Котлымәтов.

Делегация әгъзаларын күп нәрсә – ашлыкның ничек киптерелүе, саклануы, нинди тикшерүләр үткәрелүе кызыксындыра. Инспекция тәмамланганнан соң озак вакытлы хезмәттәшлеккә исәп тотабыз, аерым алганда, арытаба чит илгә чыгарылучы продукция күләмен һәм төрен арттырырга ниятлибез.

Кытай делегациясе шулай ук Иркутск, Ростов, Самара, Саратов, Пенза һәм Калининград өлкәләрендәге ашлык саклау, җитештерү һәм эшкәртү предприятиеләренә барачак, гомумән алганда, аларның Рәсәйдә булу программасы 20 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Читайте нас