19 октябрьдә балалар спорт мәктәбендә укучыларны спортчылар сафына алу чарасы үтте. Анда 158 малай һәм кыз тантаналы ант бирде. Булачак спортчылар команда эстафетасында катнаштылар. Алар өчен тренерлары һәм әти-әниләре җанатты. Яшь спортчыларга ДЮСШ эмблемалары тапшырылды.