Чишмэ
+27 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
17 Октября 2019, 06:10
Гомер озынлыгы турыдан-туры сәламәтлеккә бәйле
Республикада яшәүчеләрнең һәр дүртенчесе - өлкән яшьтәгеләр.
Республикада яшәүчеләрнең һәр дүртенчесе - өлкән яшьтәгеләр. Рәсәй Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары арасында «Сәламәтлек саклау» юнәлеше бик күп башлангычларга юл салды. Башкортстан да бу җәһәттән халык сәламәтлеген үстерү, гомерне озайту, сәламәт тормыш алып бару, демография һәм башка бик күп өлкәләрне үз эченә алган төрле проектлар җәелдерде.
Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты өлкән яшьтәгеләргә башлангыч медицина ярдәме күрсәтү буенча «түгәрәк өстәл» утырышы оештырды. Комитет рәисе урынбасары Рима Үтәшева чарада катнашучыларны Владимир Путинның уртача гомер озынлыгын 80 яшьтән арттыру бурычы куюын әйтеп үтте һәм моның өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлеге белән турыдан-туры бәйле булуын әйтте. Утырышта өлкән яшьтәгеләрне дәвалау, мөмкинлекләре чикле булганнарга ярдәм күрсәтү, аларны шифаханәләргә урныштыру, диспансерлау үткәрү һәм башка бик күп мәсьәләләр каралды.
«Кызыл таң» сайтыннан
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим