Чишмэ
+3 °С
Облачно
Новости
16 Октября 2019, 05:38

Бездә медицина хезмәтләренә хаклар арзан!

Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында куелган бурычлар исәбендә Башкортстанда сәламәтлек саклау учреждениеләре 2024 елга кадәр ел саен 2 меңгә якын чит ил кешесенә медицина ярдәме күрсәтергә тиеш.
Әле республика дәваханәләрендә башка илләрнең 500 гражданы дәвалана, дип хәбәр итте республика Сәламәтлек саклау министрлыгының бүлек мөдире Лидия Светлакова.
– 2024 елга 2 меңгә якын чит ил гражданын дәвалау планлаштырыла. 2017 елда аларның саны 470 иде, - дип сөйләде ул.
Башкортстанның медицина туризмы ассоциациясе җитәкчесе Земфира Йосыпова фикеренчә, Рәсәй клиникаларында бәяләр, чит илләрдәге белән чагыштырганда, түбән.
– Чит илдә хезмәт күрсәтүләр кыйммәтләнә, безнең бәяләр уннарча тапкыр арзанрак, стоматологиядә Европа белән аерма 20 тапкырга җитә, - диде ул.
«Кызыл таң» сайтыннан
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас