Рәсәй Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында «Авыл табибы» проекты гамәлгә ашырыла.
Федераль проект кысаларында быел республиканың 99 табибы — берәр миллион , ә 10 фельдшер 500әр мең сум акча алачак. Республиканың «Авыл фельдшеры» программасы 72 белгечкә 500әр мең сум акча түләүне күздә тота.
Башкортстанның медицина учреждениеләре терапевтларга, педиатрларга, неврологларга, акушер-гинекологларга, психиатрларга, хирургларга мохтаҗ. Беренче яртыеллыкта медицина белгечләренә мохтаҗлык 1749 кеше тәшкил иткән иде.