Чишмэ
+22 °С
Облачно
Новости
7 Октября 2019, 06:15

Яраткан тапшыруларсыз калмас өчен

14 октябрьдә аналог телевидение туктатылачак, федераль каналлар цифрлы тапшырулар күрсәтүгә күчәчәк. Бу вакытта яңа форматтагы телевидениегә күчәргә өлгермәүчеләр яраткан тапшыруларын карый алмаска мөмкин.

Әгәр сездә заманча цифрлы телевизор булса, каналларны гына яңадан көйләргә кирәк булачак. Ә телевизорыгыз 2013 елга кадәр чыгарылган булса, приставка сатып алырга туры киләчәк. Бу антенналары бүлмәдә торган яки күп фатирлы йорттагы гомуми антеннадан кулланучыларга кагыла. Кабельле яисә спутник телевидениесе,

IP-ТВ булганнарга кагылмый, аларда барысы да элеккечә калачак. Цифрлы телевидениегә күчү нәрсә өчен кирәк? Ул рәсем һәм тавыш ягыннан күпкә сыйфатлырак. Бүгенге көндә әлеге сигналга кушылганнар 20 канал карый ала.

Чишмәлеләрдән сорашу үткәргәндә һәм «Чишмә районының торак сервисы» җәмгыяте мәгълүматларына караганда, күпчелек халыкта – кабельле телевидение.

– Халыкның 90 процентында цифрлы телевидениегә күчү белән проблема булмаячак, – диде «Жилсервис» җәмгыяте директоры Эдуард Илалов.

Волонтерлар да ярдәмгә киләчәк: алар тематик белешмәлекләр тараталар, Чишмә поселогы халкына цифрлы телевидениегә күчү мәсьәләсе буенча консультацияләр бирәләр.
Читайте нас