Чишмэ
+14 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
4 Октября 2019, 08:12
Шимбә агачлар утыртачакбыз
5 октябрьдә, Республика көне алдыннан, Башкортстанда агачлар һәм куаклар утырту буенча «Яшел Башкирия» экология проекты үтәчәк.
Бу акциягә Чишмә районы да кушылачак.
Чишмә поссоветында хәбәр итүләренчә, шимбә Ленин паркында агач үсентеләре утырту планлаштырылган. Бу көнне белгечләр агачларны дөрес итеп утырту һәм үстерү турында да сөйләячәкләр. Агачларны утырту өчен урыннар һәм ашламалар әзерләп куелачак. Республикабызны яшелләндерү акциясенә теләге булган һәркем кушыла ала.
Әлеге проект быел яз башланды. Апрельдә чишмәлеләр «Агач утырт – гомер бүләк ит» акциясендә катнаштылар һәм Калмаш авылы янындагы урман буена агачлар утырттылар. Ул вакытта 2,8 гектар мәйданга ылыслы агачлар утыртылды. Районда күп фатирлы йортлар янында миләш, юкә һәм каен агачларының 220 үсентесе, Чишмә авылында 150 агач утыртылды.
– «Яшел Башкирия» акциясенең максаты агач утырту гына түгел, ә бу эшкә мөмкин кадәр күбрәк халык җәлеп итү, кешеләргә аның мәгънәсен һәм асылын җиткерү, – диде Радий Хәбиров.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"