Чишмэ
+20 °С
Облачно
Новости
30 Сентября 2019, 05:58

Экспортка чыгару өчен субсидия

Якын арада Башкортстанның тагын өч предприятиесе продукция экспорты буенча логистик чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә субсидия алачак, дип хәбәр итә Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты.
«Стройхимторг», «Взрывгеосервис» һәм «ТрансТерминалЛес» компанияләре белән тиешле килешүләргә кул куелды. «Гомумән алганда, бүгенге көндә 21 экспортер компания дәүләттән финанс ярдәм алды, - диде тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитетының матбугат секретаре Илгизәр Саньяров. - Түләүләрнең гомум суммасы 13 миллионнан артып китте».
Республика бюджетыннан субсидия Башкортстанда теркәлгән һәм төбәктән чит илгә үзендә җитештерелгән продукция озатучы кече һәм урта компанияләргә бирелә.
Программа Рәсәй Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында эшләнгән.
2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин «Рәсәй Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында»гы указга кул куйган иде.
«Кызыл таң» сайтыннан
Фото: "Башинформ"
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас