Чишмэ
+18 °С
Дождь
Новости
30 Сентября 2019, 06:39

«Башавтотранс» автопаркы яңарды

«Башавтотранс» автопаркы яңарды
«Башавтотранс» предприятиесе Уфа – Чишмә маршруты автобусларын яңартты. Хәзер аз урынлы автобуслар урынына рейска алты «Вектор некст» автомобиле чыга.
«Башавтотранс» предприятиесе генераль директорының пассажирлар ташу буенча урынбасары Сергей Паскин хәбәр итүенчә, яңа автобуслар 25 урынлык. Салонда электрон табло һәм күрсәткечләр бар. «Алга» картасы буенча 20 процент күләмендә ташлама бирелә. Автобуслар башкаланың Якутов паркыннан кузгала, шәһәр буенча барганда юл уңаеннан барлык тукталышларда туктала, арытаба Зубово аша иске Чишмә юлыннан йөри.
Чишмәдән беренче рейс иртән сәгать 6да «Чишмә» тимер юл станциясе яныннан, Уфадан 7.30 сәгатьтә кузгала.
Автобуслар халык күп булганда 25 минут саен, пассажирлар агымы зур булмаса 40 минут саен йөреп тора. Уфадан соңгы рейс 20.30 сәгатьтә.
Фото: Ачык чыганаклардан
Читайте нас