Чишмэ
+14 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
27 Сентября 2019, 06:40
Пенсия фонды хезмәткәрләре өй буенча йөрми!
2019 елның 23 сентябрендә Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча кизү бүлегенә поселокта яшәүче пенсионерның фатирыннан 30 мең сумга якын акча урлануы турында хәбәр килә.
Ике билгесез кеше, бер ир белән хатын, үзләрен пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырып квитанция кәгазьләрен күрсәтүне сорыйлар һәм шул арада кәнәфи астында торган акча салынган тимер тартманы урлыйлар. Пенсионер «пенсия фонды вәкилләре» киткәннән соң гына акчасы югалуын белеп ала. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла, тикшерү бара.
РФ Пенсия фондының Чишмә районы бүлекчәсендә аңлатма бирүләренчә, Рәсәй законына ярашлы, пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткәрләренең йортлар һәм фатирлар буенча карап йөрү хокукы юк. Гади итеп әйткәндә,
Рәсәй Пенсия фонды хезмәткәрләре йортлар һәм фатирлар буенча йөрми!
Гражданнардан барлык гаризалар Пенсия фондында гына кабул ителә. Белгечләр гражданин шәхсән мөрәҗәгать иткәндә генә аның белән эш алып бара.
Әгәр таныш булмаган кеше үзен социаль хезмәткәр яки Пенсия фонды вәкиле дип таныштыра икән, аеруча өйдә ялгыз булганда, ишекләрегезне ачмагыз. Аның таныклык күрсәтүен таләп итегез һәм
8 (34797) 2-28-83
номеры буенча шалтыратып, чынлап та шундый белгеч эшләве турында сорашыгыз.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"