Чишмэ
+25 °С
Облачно
Новости
26 Сентября 2019, 06:34

Киселгәннән күбрәк утырт!

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында 2024 елга Башкортстанда урман тергезү мәйданы 15,2 мең гектарга кадәр артачак.
Бу хакта Башкортстанның урман хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Марат Шәрәфетдинов хәбәр итте. «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылучы «Урманнарны саклау» төбәк проектына ярашлы, 2024 елга урманнарны чыгару һәм яңадан торгызу балансы 100 процентка җитәргә тиеш.
«Узган ел бу күрсәткеч 118 процент тәшкил итте, ягъни без кискәннән күбрәк утырттык. Урманнарны тергезү мәйданын 12,9 мең гектардан (2018 ел нәтиҗәләре буенча) 2024 елга 15,2 мең гектарга кадәр арттыру планлаштырыла. Агымдагы елда без урманнарны тергезү һәм махсус техника сатып алуга федераль бюджеттан 198,1 миллион сум акча алдык. Дәүләт йөкләмәсе буенча урман тергезү чараларын үткәрү өчен 83 миллион сумлык Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгына караган учреждениеләргә субсидияләр бирү буенча килешүләр төзелде», - дип ачыклык кертте Марат Шәрәфетдинов.
«Кызыл таң» сайтыннан
Фото: pixabay.com
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Читайте нас