22 сентябрьдә «Акбузат» ипподромында «Терра Башкирия» ат чабышы турнирының 11нче этабы үтте.
Бу көнне биредә Чишмә, Тәтешле, Нуриман, Борай һәм Ишембай районнары спортчылары иң җитез җайдак исемен алу өчен ярышты.
– Әлеге проект республиканың 100 еллыгы уңаеннан оештырылды һәм агымдагы елның мартында башланды. Аның бурычы – ат спортын популярлаштыру, ат үрчетүгә кызыксыну тудыру. «Терра Башкирия» – үзенчәлекле турнир, ул республикада гына түгел, Рәсәйдә дә башкача юк, – диде «Акбузат» ипподромы директорының ат үрчетүчелекне һәм ат спортын үстерү буенча урынбасары Руслан Насыйров. – Аның үзенчәлеге шунда – биредә һөнәриләр түгел, ә һәвәскәр җайдаклар катнаша.
Руслан Рафаэль улы сүзләренә караганда, 44 район тәүге этапларда катнашкан инде, ә финал ярышлар 11 октябрьдә үтәчәк.
Моңа кадәр үткән чабышларда беренче урын алучылар Башкортстан башлыгы кубогы өчен көч сынашачак.
Ипподром фойесында районнардан килгән күргәзмәләр куелган.
Чишмәлеләргә бик уңайлы урын эләкте – кунакларны ишектән үк хуш исләр һәм күргәзмәнең төрлелеге ымсындырып каршы алды. Бу көнне шикәр заводы, май экстракцияләү һәм сөт заводлары, «Туклану үзәге», «Үз балың», «Экопрод», «Балыклы урын» һәм башка җәмгыятьләр Чишмә районы вәкилләре булдылар һәм үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.
Күргәзмәдә кул эшләре: бизәнү әйберләре, чабаталар, агачтан эшләнгән әйберләр очратырга мөмкин булды. Һәр җирдә курай һәм гармун моңнары яңгырады. Теләге булганнар кулдан эшләнгән ияр, чыбыркы яки палас сатып алалды.
Районнардан килгән коллективлар мәртәбәле кунакларны концерт номерлары белән каршыладылар.
Фотога төшү өчен «Терра Башкирия» логотибы белән фотозона, бүләк уйнату белән лотерея оештырылды.
Вакыт төшкә авышты, халык ярышлар үтәчәк урынга – ипподромга агылды. Тәүдә ат спорты белән шөгыльләнүче балаларның пониларга утырып күргәзмә чыгыш ясавы белән хозурланырга мөмкин булды. Трибуналар әкренләп тулды. Биредә үз районнары өчен җанатарга ки-лүчеләр генә түгел, чабышлар карарга теләүче уфалылар да күп булды.
– Улларым Денис һәм Даниил белән ат чабышы карарга дип килдек. Аны үткәрү көнен «БСТ» каналыннан белдек. Башта августта булдык, бик ошады. Бәлки, улларым да кызыксыныр, ат спорты белән шөгыльләнә башлар, – диде уфалы Ринара Маннапова.
Тамашачылар арасында һөнәри хоккейчы, «Салават Юлаев» командасында чыгыш ясаучы Владимир Жарков та бар иде, ул гаиләсе белән килгән.
– Оештыручылар чакырды, барыйк әле дип уйладым. Менә шулай гаилә белән ял итәбез, – диде ул.
11нче турнирны Чишмә жокейлары ачты, чабышта җиде җайдак катнашты. Сигнал бирелде! Атка атланган җайдаклар финиш сызыгын беренче булып үтәргә тырышып алга ыргылдылар. Трибуналар көч-дәрт биргән тавышлар белән тулды: «Әйдә, әйдә! Тизрәк! Куып җитә бит инде!». Мәйдан тирәли һәр җирдә стюартлар басып тора. Алар хәвефсезлек тәэмин итә һәм артык кызу җанатарларны якын җибәрми.
Чабыш тәмамланды, һәм комментатор нәтиҗәләрне игълан итте: беренче булып Резвый кушаматлы атында Фидан Гайфуллин килде (Р. Гаделшин хуҗалыгы), икенче урында – Акбаш кушаматлы атта Эдуард Гарифуллин (О. Мирхәйдәров хуҗалыгы), өченче урында – Памир кушаматлы атында Марс
Игамбердиев (О. Мирхәйдәров хуҗалыгы), дүртенче – Гардемарин кушаматлы атында Иске Муса мәктәбе укучысы 14 яшьлек Айгөл Моратова (М. Әхмәтшин хуҗалыгы), бишенче – Данис Йосыпов (Д. Идиятуллин КФХ, Актау кушаматлы ат), алтынчы – Иске Муса укучысы 15 яшьлек Рушан Гарифуллин (О. Мирхәйдәров хуҗалыгы, атының кушаматы – Туман) һәм соңгысы булып Артур Жуков килде (Д. Идиятуллин КФХ, Банкир кушаматлы ат).
Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, Авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Миңневәли Мусин Келәш авылы егете Фидан Гарифуллинны котлады һәм Чишмә районы хакимияте башлыгы кубогын тапшырды.
– Мин кечкенәдән атлар янында, балачактан иярдә. Сабантуйларда һәрвакыт призлы урыннар алдым. Бүген җиңүгә ныклы ышаныч булмады, әлбәттә. Төрле хәл була бит. Беренче булып килүемә бик шатмын, горурмын, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты район чемпионы.
Ярышлар шуның белән тәмамланмады. Турнир ике этапка бүленде: тәүдә район чемпионнары билгеләнде, арытаба беренче һәм икенче урыннарны алучылар «Акбузат» ипподромы атларында үзара ярышты. Икенче этапта Эдуард Гарифуллин дүртенче булып килде.
11нче этап йомгаклары буенча Борай районыннан спортчы Алмаз Әгъләмов иң оста җайдак булды.