Чишмэ
+16 °С
Дождь
Тат
Рус
Новости
19 Сентября 2019, 13:37
«Беренче бишьеллык» нинди булачак?
Радий Хәбиров үз вазыйфасында 2025 елга кадәр нәрсәләр эшләячәге турында белдерде.
Радий Хәбиров үз вазифасында 2025 елга кадәр нәрсәләр эшләячәге турында белдерде.
Уфада Радий Хәбировның инаугурациясе үтте. Сайланган Башлык ант биргәннән һәм рәсми рәвештә вазыйфасына керешкәннән соң, 2025 елга кадәр үз эшенең стратегиясен һәм программасын яңгыратты.
Хәзер инде тулы вәкаләтле төбәк Башлыгы кул куйган беренче документ — алдагы биш елга республиканың социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре турындагы Указ булды.
Президентның «май» указлары кебек үк, аны «сентябрь указы» дип йөртәчәкләр. Төбәк Башлыгы командасында аны «үсешнең беренче бишьеллыгы» дип атыйлар.
Барлык йөкләмәләрне һәм планнарны бер ай эчендә билгеле булачак яңартылган Хөкүмәт үтәячәк.
Якын арада үтәлергә тиешле бурычлар:
Табибларның кадрлар кытлыгын тулысынча бетерергә. Барлык торак пунктларны ким дигәндә фельдшерлар белән тәэмин итәргә. Моның өчен авылларда 20 ФАП төзергә, модульле 147 һәм күчмә 54 фельдшер-акушерлык пункты сатып алырга кирәк. Чынлыкта, бу — авыл медицинасын тергезү булачак.
Ашыгыч медицина ярдәме автопаркын яңарту.
Бала тудыру йортларын һәм поликлиникаларны заманча җиһазлар белән тәэмин итү.
Республика кардиология диспансеры, Балалар онкологиясе һәм гематология үзәге, өлкәннәр һәм балалар өчен хоспис, Затонда дәваханә комплексы кебек масштаблы объектлар төзү.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"