Чишмэ
+15 °С
Облачно
Новости
17 Сентября 2019, 07:46

«БСТ» каналында – «Гөлнәзирә»

9 сентябрьдә «БСТ» телеканалында «Сәлам» тапшыруының туры эфирында Караякуп авылының «Гөлнәзирә» башкорт фольклор коллективы катнашты. Аның җитәкчесе – Сәвия Гафарова. Тапшыруның чыгарылышы Чишмә районының халык талантларына багышланды, алар белән әңгәмә корылды һәм алар катнашлыгында концерт номерлары күрсәтелде.

Исегезгә төшерәбез, «БСТ» каналында 2020 елда бөтендөнья фольклориада үткәрү барышында һәм Рәсәйдә Халык иҗаты елы алдыннан «Сәлам, Республика!» проекты башланды.

Фото: Ачык чыганаклардан
Читайте нас