Чишмэ
+27 °С
Облачно
Новости
17 Сентября 2019, 06:52

Безнекеләр «Акбузат»та чыгыш ясый

Юрий Светлов


22 сентябрьдә Уфада «Акбузат» ипподромында «Терра Башкирия» ат чабышы спорты турнирының унберенче этабы үтә.

Бу юлы анда якташларыбыз да катнаша. Алар Борай, Ишембай, Нуриман, Тәтешле районнары спортчылары белән ярышачак. Кагыйдә буенча турнир ике этапта үтәчәк.

Башта район чемпионнары билгеләнә, арытаба дүрт җиңүче һәм дүрт көмеш призер «Акбузат» ипподромы атларында узыша.

Шуны өстәп әйтергә кирәк, ат чабышы турниры Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышлап үткәрелә, анда башкорт токымлы атлар катнаша, ә финал ярышлар 11 октябрьдә узачак.
Читайте нас