Клиентлар зонасы банкларныкын яки күпфункцияле үзәкләрнекен хәтерләтәчәк. Модельле үзәктә хезмәтләндерү эш эзләүченең тормыш хәлен, предприятиеләрнең торышын исәпкә алып күрсәтеләчәк.
Киләчәктә бу исемлекне киңәйтү карала. Мәсәлән, кечкенә баласы булган аналарга ярдәм күрсәтеләчәк: бала караучы сайлауда, балалар бакчасына язылуда һ.б.