Чишмэ
+25 °С
Облачно
Новости
13 Сентября 2019, 07:48

Бурычлы булма, штрафыңны түлә!

2019 елның 16–25 сентябрендә Чишмә районында «Бурычлы» кисәтү чарасы үтәчәк. Административ штраф, штраф салу турындагы карар үз көченә кергәч, 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

Штрафны вакытында түләмәгән өчен аны икеләтә күләмдә салу (әмма 1000 сумнан ким түгел) яисә 15 тәүлеккә кадәр кулга алу, шулай ук 50 сәгатькә кадәр мотлак эшләр башкару яный.

Түләнмәгән штрафлар турында мәгълүматны түбәндәге адрес һәм телефон буенча белергә мөмкин: Чишмә поселогы, Тракт урамы, 7, тел. 8 (34797) 2-19-57.
Читайте нас