Чишмэ
+14 °С
Дождь
Новости
11 Сентября 2019, 07:24

Бөртеклеләр һәм шикәр чөгендере уңышын алу дәвам итә

Авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматларына караганда, 9 сентябрьгә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар барлыгы 27052 гектарда яки планга карата 74% җыеп алынган.

68860 тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш һәр гектардан 25,5 центнер тәшкил итә. Шул исәптән 7642 га уҗымнар чабылган, 21492 тонна ашлык суктырылган (гектарыннан 28,1 центнер). Сабан ашлыклары 19410 га җыеп алынган, 47368 тонна суктырылган (һәр гектардан 24,4 центнер). Уҗымнар 10100 гектар мәйданда чәчелгән.

Шикәр чөгендеренең гомуми мәйданы 6099 гектар, шуның 1165 гектары казып алынган. Тулаем җыем 40610 тонна, уңыш куәте һәр гектардан 349 центнер тәшкил итә. Басулардан 29051 тонна татлы тамыр чыгарылган.
Читайте нас