Чишмэ
+20 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
10 Сентября 2019, 07:14
Медицина хезмәткәрләренә – өстәмә түләүләр
Рәсәй Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә беренчел звенодагы медицина хезмәткәрләренә федераль өстәмә түләүләр буенча йөкләмәләр бирде. Министрлар Кабинеты 1 ноябрьгә кадәр әлеге мәсьәләне гамәлгә ашыру буенча эш алып барачак, дип хәбәр ителә «Кремлин.ру» сайтында.
Бу вакытка кадәр медицина эшчәнлеген лицензияләү тәртибе камилләштерелергә, шулай ук Рәсәй субъектлары хакимиятләренең медицина оешмасын төзү яки аның эшчәнлеге профилен үзгәртү турындагы карарларын алдан килештерү процедурасы үтәргә тиеш. Моннан тыш, 1 октябрьгә кадәр Хөкүмәткә «яшь белгеч» һәм «табиб-остаз» төшенчәләрен закон нигезендә ныгытуны тәкъдим итү зарур, бу вузны тәмамлаучылар дәүләт һәм муниципаль медицина учреждениеләрендә өч ел дәвамында тәҗрибәле белгечләр контроле астында эшчәнлек алып бара алсын өчен кирәк.
Арытаба Хөкүмәткә авыл торак пунктларына эшкә күчкән медицина хезмәткәрләренә, эшче бистәләргә яки шәһәр тибындагы бистәләргә, Арктика зонасына, шулай ук Түбән транспорт үтемлелеге булган ерак территорияләргә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләренә өстәмә арттыру коэффициентын кертү турындагы тәкъдим белән чыгыш ясарга туры киләчәк.
«Кызыл таң» сайтыннан
Фото: Ачык чыганаклардан
#ВладимирПутин
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"