Чишмэ
+13 °С
Облачно
Новости
10 Сентября 2019, 11:40

Дәүләт думасы депутаты белән очрашу

РФ Дәүләт думасы депутаты, халыкара эшләр буенча комитет әгъзасы Инга Юмашева Чишмә үзәк район дәваханәсе табиблары һәм шәфкать туташлары белән очрашты.

Чишмә район хакимияте башлыгы урынбасары Рим Нәбиуллин очрашуда Чишмә поселогында һәм районның авыл биләмәләрендә тормышка ашырылучы һәм ашырылган проектлар турында хәбәр итте. Аерым алганда, киләсе елда Җиңү паркын үзгәртеп кору ниятләнә, анда эскәмияләр куелачак, велосипедта йөрү өчен юллар һәм чаңгычылар өчен инфраструктура булдырылачак. Салкыннар башланганчы йорт алларын төзекләндерүне тәмамлау планлаштырыла, бу көннәрдә Ленин паркын төзекләндерү эшләре бара.

Инга Юмашева медицина хезмәткәрләреннән аларны нинди проблемалар борчуы турында сорашты. Медицина хезмәткәрләре балаларның, бигрәк тә өлкән сыйныф укучыларының сәламәтлеге какшавы турындагы мәсьәләне күтәрде. Баш табиб Камил Яппаров хәрби хезмәткә алу яшендәге егетләрнең 70 процентында төрле чирләр табылуын билгеләде.

– Укучыларның күбесендә гастрит күзәтелә, ә бу җитди авыруларның башлангыч стадиясе, – дип билгеләде Камил Яппаров.

Табибларның хезмәт хакы һәм кадрлар проблемасы турында да сүз барды.

Балалар поликлиникасы мөдире Лилия Шәрәфетдинова дәваханәгә «Земство докторы» программасы буенча эшкә килгән белгечләр тиешле биш ел эшләгәннән соң башка төбәкләргә китә, үзләренең торак проблемасын Чишмә районыннан читтә хәл итә, һәм дәваханәдә янәдән кадрлар җитми, дип белдерде. Ул медицина өлкәсендә 10 елдан күбрәк эшләүче хезмәткәрләр өчен матди дәртсендерү чаралары булдырырга тәкъдим итте.

Медицина хезмәткәрләре сүзләренә караганда, пациентларның дәваханәдә эшләүче табибларга карата берни белән дә дәлилләнмәгән шикаятьләре күп. Табиблар

үзләрен нахак гаепләүләрдән якланмаган, дип саный. Инга Юмашева бу мәсьәлә өстендә эшләргә вәгъдә итте.

Очрашу ахырында Инга Юмашевага Пионерлар һәм укучылар йорты өчен робот техникасы буенча махсус җыелмалар сатып алуда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт хаты тапшырылды. Чишмә районы депутат ярдәмендә 325 мең сум күләмендә ярдәм алды.
Читайте нас