Чишмэ
+16 °С
Дождь
Новости
9 Сентября 2019, 05:52

Эчә торган су сыйфатлы булыр

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыруга ярашлы, республика халкын эчәр су белән тәэмин итүне яхшырту максатында «Саф су» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда халыкны сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү мәсьәләләре уңышлы хәл ителә.

Июль аенда кабул ителгән һәм 2024 елга кадәр исәпләнгән Программа республикада 29 объект төзүне һәм реконструкцияләүне күздә тота. Аны тормышка ашыру үзәкләштерелгән су тәэминаты системаларыннан 45 торак пунктында яшәүче 200 меңгә якын кешене сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итәчәк. Яхшы сыйфатлы суны кулланучы халык өлеше – 92,5 процент, ә Башкортстан шәһәрләрендә 99 процент тәшкил итәчәк.

Бу максатларга федераль бюджеттан 4,1 миллиард сумнан артык акча юнәлтеләчәк. Төбәк бюджетыннан финанслау ике процент тәшкил итәчәк.

Бу проектта быел Дәүләкән һәм Уфа районнары катнашты. Шундый ук эшләрне Стәрлетамак шәһәрендә, Чишмә, Баймак, Бишбүләкк, Бөре, Благовар, Благовещен, Иглин, Балтач, Кыйгы, Кушнаренко, Мәчетле, Стәрлетамак, Федоровка, Хәйбулла, Чакмагыш һәм Әлшәй районнарында үткәрү планлаштырыла.

Башкортстанда «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында барлыгы җиде проект гамәлгә ашырыла. Алар каты көнкүреш калдыклары белән эш итү, урманнарны саклау, елгаларны һәм күлләрне чистарту, аеруча саклана торган табигый территорияләр булдыру һәм башка өлкәләргә кагыла.

«Кызыл таң» сайтыннан


#Национальныепроекты

#Нацпроекты

#Региональныепроекты

#ВладимирПутин


Читайте нас