Чишмэ
+18 °С
Дождь
Тат
Рус
Новости
8 Сентября 2019, 06:31
Сайлау участогында тавыш бирергә генә түгел, ә сәламәтлегеңне тикшерергә дә мөмкин
Чишмә районының 27 сайлау участогында мобиль терапевт кабинетлары җәелдерелгән.
8 сентябрьдә сайлау участогында тавыш бирергә генә түгел, ә сәламәтлек тормышыңны да тикшерергә мөмкин. Чишмә районының 27 сайлау участогында мобиль терапевт кабинетлары җәелдерелгән. Биредә Чишмә үзәк район хастаханәсе табиблары һәм шәфкать туташлары тарафыннан профилактик тикшерү оештырылган, үзеңнең гәүдә авырлыгыңны һәм буеңны белергә була. Табиблар шулай ук ЭКГ төшерә һәм кан басымын үлчи. Теләге булганнар диспансеризация үтә ала. Чишмә районының Шөнгәккүл мәктәбе бинасында урнашкан 3349 санлы сайлау участогында да терапевт кабинеты эшли, һәм табиб бер дә эшсез утырмый.Әледән-әле бер атуда ике куян эләктерергә теләүче сайлаучылар килә. Владимир Иванов үзенең кан басымы күпме булуын тикшеретеп карарга булган.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"