Чишмә районының күп кенә сайлау участокларында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тарафыннан әзерләнгән концерт булды. Сайлаучылар, теге яки бу кандидат өчен тавыш биргәннән соң рәхәтләнеп концерт карап, күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр. Горный авылы Мәдәният йортында урнашкан 3332нче сайлау участогында бай эчтәлекле концерт программасы әзерләнде: Анжела Бегишева башкаруында Рәсәй турында җырлар яңгырады, башкорт биюләре күрсәтелде, Горный яшьләре «Алга, Рәсәй!» флешмобы тәкъдим итте.