Чишмэ
+14 °С
Облачно
Новости
8 Сентября 2019, 15:05

Әлфия Әминова оныкларын карарга да, сайлауга барырга да өлгерә

Уфа урман хуҗалыгының Чишмә участогы бинасында урнашкан 3354нче участокта теркәлгән сайлаучы Әлфия Әминева сайлауга төштән соң килде.
– Иртәрәк тә килгән булыр идем, оныкларымны карарга туры килде, – дип елмайды ул.
Бәхетле картәнинең җиде оныгы булуын билгеләп үтик.
– Балаларыбыз тормышында да, гаиләмдә дә, мин профилактика бүлеге мөдире булып эшләгән дәваханәдә дә, үзебезнең газиз туган районыбызда да барысы да яхшы булуын телим, – диде ул. Һәм бүген чишмәлеләрнең күбесе сайлау участокларына килеп дөрес сайлау ясар, чөнки язмышыбыз һәм киләчәгебез шуңа бәйле, дип ышаныч белдерде.
Читайте нас