Чишмэ
+27 °С
Облачно
Новости
8 Сентября 2019, 17:22

Фәния Мөслимова: "Республикабызны көчле һәм бай итеп күрәсе килә"

Район Мәдәният сарае фойесында 3358 санлы сайлау участогы урнашкан. Килеп керүгә һәркемне җыр-моң каршы ала. Игътибарымны өлкән яшьтәге пар җәлеп итте. Алар бюллетеньнәрне дә бергә барып алдылар һәм хәтта сайлау өчен бер кабинкага да керделәр. Аларның һәр хәрәкәтендә берсен-берсе кайгырту күренеп тора иде: ире тормыш иптәшен беләгеннән тотып атларга ярдәм итте, ул исә, үз чиратында, бюллетеньнәрне урнага төшерде. Ачыклануынча, бу пар Фәния белән Венер Мөслимовлар булып чыкты.
– Тик төрле кандидатлар өчен тавыш бирдек. Бу яклап карашларыбыз туры килми, – диде Венер Фәтхетдин улы.
Фәния Сәхип кызы республикабызны бай һәм көчле итеп күрергә теләвен әйтте.
– Хәзер бик авыр замана, сугышка юл куймый торган җитәкче кирәк, – диде ул.
Аннары алар ашыкмый гына икенче катка кан басымын үлчәтергә һәм ЭКГ төшәргә күтәрелделәр.
– Сәламәтлекләрен тикшереп карарга теләүчеләр бик күп. Асылда исә бу 45–50 яшьтәге сайлаучылар, – ди Чишмә үзәк район дәваханәсенең профилактика бүлеге табиб-терапевты Алия Галикәева.
Аның сүзләренә караганда, биредә табиблар кан бысымын гына түгел, ә күз алмасындагы басымны да тикшерә, шулай ук диспансерлаштыруның башлангыч этабын үтәргә дә мөмкин. Узган елда диспансерлаштыру үтмәүчеләргә аеруча игътибар бирәләр.
Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, кичке сәгать алтыга Чишмә районы буенча 22428 сайлаучы тавыш биргән – бу гомуми күләмнән 56 процентка күбрәк. Исегезгә төшерәбез, Чишмә районында сайлау участоклары бүген кичке сәгать 9да – гадәттәгедән бер сәгатькә соңрак ябыла, шуңа күрә теге яки бу сәбәпле тавыш бирергә өлгерә алмаучыларның сайлауга килергә вакытлары бар әле.
Читайте нас