Чишмэ
+14 °С
Облачно
Новости
8 Сентября 2019, 12:30

Арслан авылы сайлау участогында сайлаучыларның якынча 65% тавыш бирде

Арслан авылы Мәдәният йортында урнашкан 3314нче сайлау участогында сайлаучыларның бик күп килүе күзәтелде.
– Безнең Арслан һәм Ирек авыллары кергән участок буенча республика башлыгын сайлауга килергә тиешле 666, авыл Советлары депутатларын сайлауга 670 сайлаучы теркәлгән. 14.30 сәгатькә 434 кеше, гомуми күләмнең 64,5 проценты тавыш бирде, – диде участок сайлау комиссиясе рәисе Альмира Галимова.
Аның сүзләренә караганда, бүген сайлау участогында сигез кеше тәүге тапкыр тавыш бирә. Ә 1926 елгы Фәридә Рәхмәтуллина, шулай ук 1926 елгы Бөек Ватан сугышы ветераны Гаян Йосыпов һәм аның тормыш иптәше Заһидә апа кебек өлкән яшьтәге сайлаучыларның өйдә тавыш бирү мөмкинлеге бар, аларга участок сайлау комиссиясе әгъзасы тавыш бирү өчен күчмә тартма белән килде.
Читайте нас