Чишмэ
+14 °С
Ачык
Новости
6 сентябрь 2019, 11:50

Сайлау участокларында – табиблар

Чишмә районында 8 сентябрьдә сайлау участокларында үзәк район дәваханәсе табиблары һәм шәфкать туташлары профилактик тикшерү үткәрә.

27 сайлау участогында мобиль терапия кабинетлары эшләячәк.

– Теләге булган һәркем үзенең гәүдә авырлыгын һәм буен үлчи алачак, белгечләр бил әйләнәсен үлчәргә һәм гәүдә авырлыгы индексын исәпләп чыгарырга ярдәм итәчәк, – дип хәбәр итте Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров. – Моннан тыш, табиблар ЭКГ күрсәткечләрен караячак, кан басымын үлчәячәк, сорауларга җавап бирәчәк, шулай ук сәламәтлекне саклау буенча тәкъдимнәр бирәчәк.

Тайпылышлар ачыкланган очракта чишмәлеләр поликлиникага яңадан тикшеренү өчен чакырылачак.
Читайте нас