Чишмэ
+3 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
3 Сентября 2019, 05:55
Төбәк программасы гамәлгә ашырылачак
Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш буенча төбәк программасы гамәлгә ашырылачак.
Рәсәй Президенты Владимир Путинның май указына ярашлы гамәлгә ашырылучы «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш» проектын гамәлгә ашыруга быел 400 миллион сумга якын акча юнәлтәчәк. Акча җиһазлар сатып алуга тотынылачак, дип хәбәр итте ведомствоның матбугат хезмәте.
«Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш» проекты чараларын гамәлгә ашыруга быел Башкортстанда 392,7 миллион сум каралган, шуның 321,1 миллион сумы - федераль бюджет акчасы», - диелә хәбәрдә.
Бу акчага йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш буенча төбәк программасы гамәлгә ашырылачак. Шулай ук, Уфада ике кан тамырлары үзәге һәм Белорет шәһәре үзәк дәваханәсенең беренчел кан тамырлары бүлегенә магнит-резонанс томографлары, ангиографлар, иртә медицина реабилитациясе өчен җиһазлар алачак.
«Кызыл таң» сайтыннан
#Национальныепроекты
#НациональныепроектыБашкортостан
#Региональныепроекты
#ВладимирПутин
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим