Чишмэ
+18 °С
Облачно
Новости
3 Сентября 2019, 07:00

Беренче кыңгырау шалтырады

Белем көне – үзгә көн. 2 сентябрьдә Рәсәйнең барлык мәктәп укучылары, шул исәптән Чишмә балалары өчен яңа уку елы башланды.

Бу бәйрәм иртәсендә поселок урамнарында җанлылык сизелә, анда ак тасмалар таккан, алъяпкычлар, костюмнар һәм ак күлмәкләр кигән балалар очрап тора. Һәр укучы кулында диярлек чәчәкләр.

Бу көнне 5нче мәктәпкә беренче сыйныфка килүче 72 сабый өчен тәүге кыңгырау яңгырады. Мәктәптә барлыгы 544 бала, алар арасында 9нчы сыйныфта 39 һәм 11нче сыйныфта 16 бала укыячак. Мәктәп директоры Эльвира Даянова белдерүенчә, быелгы уку елында биш көн уку һәм өч параллель беренче сыйныф булуы (элек ике параллель сыйныф булган) яңалык булып тора.

– Илебездә меңнәрчә бала, шул исәптән сез парталар артына утырасыз. Беренче сыйныф балалары өчен бу үзенчәлекле көн, сезгә безнең мәктәптә ошар, дип өметләнәм. Хәерле сәгатьтә! 9 һәм 11нче сыйныф укучыларына тырыш булырга телим, чөнки сезнең өчен бу җаваплы ел – алда имтиханнар көтә, – дип чыгыш ясады тантаналы линейкада Эльвира Рәсим кызы.

Бу көнне Белем көне хөрмәтенә үткән тантаналы линейкада 550 мәктәп укучысы, шул исәптән беренче сыйныфка төшкән 642 бала һәм 170 чыгарылыш сыйныф укучысы катнашты.
Читайте нас