Чишмэ
+12 °С
Облачно
Новости
30 Августа 2019, 07:32

Барыгыз да – спорт фестиваленә!

31 августта Ленин исемендәге паркта «Барысы да шөгыльләнә алган спорт» фестивале үтәчәк. Ул кичке сәгать биштә башлана. Программага Чишмә һәм Уфа районнарының спорт секцияләре, «Гризли» көрәшчеләр, «Феникс» каратечылар клублары, «Emotion» брейк-данс мәктәбенең һәм башкаларның күрсәтмә чыгышлары керә. Шулай ук спорт эстафетасы, 30 һәм 60 метр арага йөгерү, аркылы борыста күнекмәләр һәм иптәшләрчә футбол матчы планлаштырылган. Иң кечкенә катнашучылар өчен «Сау бул, җәй!» балалар уен мәйданчыклары эшләячәк. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләр көтә.
Читайте нас