Чишмэ
+13 °С
Облачно
Новости
27 Августа 2019, 08:09

Игътибар үзәгендә – хәвефсезлек һәм яшь белгечләр

Яңа уку елы алдыннан, 23 августта, район Мәдәният сараенда укытучыларның август киңәшмәсе булды.

Укытучылар педагогик хезмәт ветераннары, мәгариф оешмалары, авыл биләмәләре башлыклары, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре проблемалар һәм алда торган уку елына планнар турында сөйләшү өчен җыелдылар.

Конференциянең пленар өлешендә район Хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов, Башкортстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм «Ачык республика» системасы эше мәсьәләләре буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рәсүл Таипов, Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының юридик бүлеге начальнигы Азалия Гыйләҗиева, «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» проектының федераль эксперты, БР Башлыгы карамагындагы электрон белемне үстерү советы әгъзасы, ВЭГУ академиясенең беренче проректоры Руслан Габидуллин катнашты.

Киңәшмә башланыр алдыннан укытучылар һәм укучылар тарафыннан әзерләнгән күргәзмәләр тәкъдим ителде. Өстәлләр мәктәп яны участокларында үстерелгән яшелчә-җимешләрдән сыгылып торды.

– Үзебезнең мәктәп участогында кишер, кәбестә, суган, чөгендер, бәрәңге үстерәбез, күрегез, нинди эре булган! – диде Алкин-2 мәктәбе филиалы – Уразбахты мәктәбенең технология укытучысы һәм мәктәп яны участогы өчен җаваплы булган Филүзә Исламова. – Яшелчә салатлары ясыйбыз, карлыганнан кайнатма әзерләдек, быел аның уңышы мул булды. Агымдагы елда авыл Советы безгә тагын карлыган һәм алмагач үсентеләре бирде.

Район үзәгенең дүртенче мәктәбендә яшелчәләрне кар базында саклауга өстенлек бирәләр. Кайбер мәктәпләр үзләреннән артканын «Туклану үзәге» җәмгыятенә тапшыра, алар яшелчә-җимешләрне районның башка мәгариф учреждениеләренә җибәрә.

Чараның рәсми өлеше башланганчы укытучылар бер-берсе белән аралаштылар, проблемалар турында сөйләштеләр һәм алда торган уку елына планнар белән уртаклаштылар. Ачыклануынча, агымдагы елда район мәктәпләренә яңа белгечләр килмәгән, кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе, элеккечә, төп проблемаларның берсе булып тора. Район мәгариф идарәлеге мәгълүматларына караганда, район мәктәпләрендә 773 укытучы эшли. Педагогларның уртача яшь күрсәткече елдан-ел арта – хәзер ул 47 яшь тәшкил итә. Яшь укытучылар якынча 9% тәшкил итә (2010 елда 22% булган). Әле эшләүче укытучыларның 125е, яки 30%ы пенсия яшендә, шуңа күрә кадрлар картаю проблемасы бар.

– 2017 елда районда мәгариф өлкәсендә биш яшь белгеч эшләде, быел алар нибары икәү. Безгә аеруча физика, инглиз теле, башлангыч сыйныфлар укытучылары кирәк, – дип билгеләде районның мәгариф идарәлеге начальнигы Сөләйман Ваһапов. – Бүген без пенсия яшенә җиткән 30дан артык педагогик хезмәт ветеранына хөрмәт белдереп, аларның эшләвен дәвам итүен сорыйбыз.

Район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов соңгы елларда мәктәпләрнең матди-техник базасы сизелерлек яхшыруын билгеләде.

– Бер интерактив такта да укытучыны алыштыра алмый. Күп нәрсә мәктәп директорларының бердәм фикер йөреткән коллектив оештыру сәләтенә, мәгариф өлкәсендәге яңалыклардан хәбәрдәр булуына һәм ата-аналар белән уртак тел таба белүенә бәйле. Директор җаваплы зат булып тора, аның кадрлар сайлауда җибәргән хатасы балаларыбыз язмышында мөһим роль уйнарга мөмкин. Укытучылар җитмәү сәбәпле, кем туры килә шуны алмагыз, балаларның киләчәге аларга бәйле булуын истә тотып кадрлар сайлагыз, – дип мөрәҗәгать итте Флүр Зинур улы.

С. Ваһапов билгеләвенчә, мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү өчен төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 40 миллион сум акча юнәлдерелгән.

– Буялган идәннәр, матур стеналар, яңа җиһазлар гына яхшы нәтиҗә бирә алмый, укыту сыйфатын арттыру өчен һәр педагог көч салырга тиеш, – дип билгеләде Сөләйман Сәях улы.

Мәгариф идарәлеге начальнигы шулай ук балалар хәвефсезлегенә дә игътибарны юнәлтте. Ул күптән түгел булган фаҗигане, балалар һәлак булуын искә алды, һәм вазифаи затлар үз бурычын тиешенчә үтәгән хәлдә бу фаҗигане булдырмый калырга мөмкин иде, дип билгеләде.

Башкортстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм «Ачык республика» системасы эше мәсьәләләре буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рәсүл Таипов билгеләвенчә, әлеге вакытта «Мәгариф» илдә тормышка ашырылучы мөһим гомумдәүләт проектларының берсе булып тора.

– Республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров укытучыларның 16 августта үткән республика киңәшмәсендә балалар өчен уңайлы мохит булдыру бурычын куйды. Мөһим бурычларның берсе – туклану, агымдагы елда безгә мәктәп ашханәләрендә һәм балалар бакчаларында бердәм меню системасына күчү, шулай ук мәктәптән читтә урнашкан салкын бәдрәфләрне бетерү мөһим, – дип ассызыклады Р. Таипов.

Республика Мәгариф министрлыгының юридик бүлек начальнигы А. Гыйләҗиева хәбәр итүенчә, 2019 елның сентябрендә муниципаль балалар бакчаларында урын алалмаган, өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә дәүләттән ярдәм чарасы күрсәтеләчәк. Әлеге проектны тормышка ашыру урыны итеп Стәрлетамак шәһәре сайланган.

– «Мәгариф» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышында Чишмә районы хакимияте белән берлектә «Заманча мәктәп», «Һәр укучының уңышы», «Цифрлы белем бирүче мәктәп» төбәк проектларын гамәлгә ашыру максатында бюджетара трансфертлар бирүгә килешү төзелгән. Педагогик хезмәткәрләр отчет төзегәндә йөкләнешне киметү өчен мәктәпләрдә мәгариф өлкәсендә республиканың бердәм мәгълүмати системасы кертелә. Сентябрь аенда ул сынап карау режимында Стәрлетамак һәм Миякә районнарында, Күмертау һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә, Уфаның Орджоникидзе районында гамәлгә керә, ә 2020 елның гыйнварыннан башлап бу программага барлык районнар кушылачак.

Шулай ук мәктәпләрнең атнага биш көн укыту режимына күчүе сәбәпле, белем бирү күләме кимемәячәк. Һәр дүртенче шимбә сыйныфтан тыш эшчәнлеккә, ә калганнары өстәмә белем бирү учреждениеләренә баруга багышланачак, дип билгеләнде.

Бу көнне сәхнәдән проблемалар һәм мәгарифнең киләчәге турындагы чыгышлар гына түгел, ә котлау сүзләре дә яңгырады. Бер атнадан мәктәпләрдә укулар башланачак, укучылар парта артына утырачак. Укытучыларга алда торган уку елында иҗади уңышлар һәм фәнни казанышлар телибез.

Киңәшмә педагогик хезмәт ветераннарын хөрмәтләү белән тәмамланды.
Читайте нас