Чишмэ
+20 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
26 Августа 2019, 06:01
«Сәламәт туклану мәктәбе» дөрес тукланырга өйрәтәчәк
«Сәламәт туклану мәктәбе» проекты кысаларында атна саен Уфаның җәмәгать урыннарында осталык дәресләре үткәреләчәк. Башлангыч «Демографи» гомумдәүләт проекты буенча тормышка ашырыла һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән, дип хәбәр итте Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
«Сәламәт туклану мәктәбе» Уфада агымдагы елның декабренә кадәр атна саен тематик лекцияләр үткәрәчәк.
Моннан тыш, Башкортстан башкаласында уфалылар өчен сәүдә үзәкләре һәм кафелар кебек ачык урыннарда 6 осталык дәресе үткәреләчәк. Проект кысаларында 20 волонтер-инструктор «Сәламәт туклану нигезләре. Азыкның сыйфаты» программасы буенча уку үтәчәк.
Проект «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында сәламәтлекне пропагандалауның «Сәламәтлек сәнгате» төбәк иҗтимагый оешмасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, көзен Башкортстанда «Акыллы туклану - яңа меңьеллык тренды» конференциясе һәм сәламәт азык-төлек ярминкәсе узачак.
2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин «Рәсәй Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында»гы Указга кул куйган иде.
«Кызыл таң» сайтыннан
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"