Чишмэ
+14 °С
Облачно
Новости
23 Августа 2019, 06:49

К. Толкачёв: Урап үтә торган юл салыначак

Узган чәршәмбе Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев эш сәфәре белән Чишмә районында булды.

Ул район үзәгендә «Шәһәр мохите» проекты барышында тулы куәткә төзекләндерү эшләре барган Ленин паркын карады. Исегезгә төшерәбез, «Шәһәр мохите» проекты буенча район үзәгендәге кайсы җәмәгать территориясен төзекләндерү мөһимлеген Рәсәй Президентын сайлау көнендә чишмәлеләр үзләре хәл иткән иде.

«Грант Строй Сервис» җәмгыяте генераль подрядчы булып тора, төзүчеләр сүзләренә караганда, агачларны кисеп җирне тигезләү өчен бик күп көч салынган. Әлеге вакытта кайчандыр чаганнар һәм карт каеннар үсеп утырган урында тротуар салынган, аның 40 процентына асфальт җәелгән, якынча 700 метр озынлыктагы велосипед юлы әзер. Ә иң мөһиме – балалар мәйданчыгы барлыкка килгән, әлеге вакытта анда заманча резина каплама салу тәмамлана. В. Ленин бюсты куелган, газон үләне чәчелгән, сабыйлар мәйданчыкта уйнаган арада өлкәннәр ял итә алсын өчен урын әзерләнә.

Тагын да биредә бәдрәф куелган, анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен җайланмалар да бар.

– Бүгенге көнгә эшләрнең зур өлеше – 75 проценты башкарылды, аны 15 сентябрьгә тәмамларга планлаштырабыз, – диде «Грант Строй Сервис» җәмгыятенең баш инженеры Рәзиф Закиров. – Соңрак, октябрьгә таба, агачлар – туя, юкә, чыршылар утыртылачак.

Район үзәгендә яшәүчеләр бу үзгәрешләргә шат, ә балаларның инде әледән үк таганнарга утырып атынасы һәм яңа таучыклардан шуып төшәсе килә. Төзүчеләр әйтүенчә, мәйданчыкның беренче элементларын урнаштырган тәүге көннәрдә үк бирегә уйнарга бала-чага җыелган. Тик әлегә аларны якын китермиләр, резина каплама ныгысын өчен вакыт кирәк. Төзүчеләр сүзләренә караганда, күрә торып зыян китерүче булмаса, ул 10–15 елга җитәргә тиеш. Ә ватарга һәм җимерергә торучылар җитәрлек, мәсәлән, күптән түгел паркта ауган агачка ут төрткәннәр, эшчеләр тиз арада күреп калып янгын чыгуга юл куймаган.

«2019 елга заманча шәһәр мохитен булдыру» муниципаль программаны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан барлыгы 14 миллион сумнан күбрәк акча бүленгән.

Константин Толкачев районда барган үзгәрешләр тәэсир калдыра, дип билгеләде.

– В. Ленин исемендәге паркны төзекләндерү кызыклы башлангыч, – диде Константин Борисович. – Районда гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру барышында тагын бик күп үзгәрешләр көтелә. Киләсе елда Чишмә урамнарын һәм тимер юл аша чыгу урынын машина агымыннан арындырырга ярдәм итәчәк урау юлны проектлау планлаштырыла.

БР Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисе эш сәфәре барышында чишмәлеләр белән очрашты. Аерым алганда, ул районда «Шәһәр мохите», «Балалар спорты», «Анык эшләр», «Кече Туган як мәдәнияте», «Башкортстан йорт аллары» проектларының уңышлы тормышка ашырылуын билгеләде. 2019 елда Чишмә районы аларны гамәлгә ашыру өчен төрле чыганаклардан 50 млн сум алган. Парламент спикеры муниципаль властьларны мөһим чараларны федераль дәүләт проектлары буенча программаларга кертү максатында район ихтыяҗларын ачыклау өчен гражданнар белән тыгыз эш алып барырга чакырды. К. Толкачев шулай ук «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятендә булды һәм Келәш авылында яңа Мәдәният йортын төзү барышы белән танышты.
Читайте нас