Чишмэ
+12 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
20 Августа 2019, 08:02
Юлларда – рейдлар
Әлфия Вәлиева
Күпьеллык тәҗрибә күрсәтүенчә, җәйге каникулларын ялда, шәһәрдән читтә үткәргән балалар юлларда хәвефсез йөрүнең гади кагыйдәләрен оныталар.
Һәм август-сентябрь айларында транспорт хәрәкәте көчле булган поселок урамнарында еш кына машина астына эләгәләр. Шуңа күрә Чишмә районында
12 августтан 9 сентябрьгә кадәр «Игътибар, балалар!» кисәтү чаралары үтәчәк.
ЮХИДИ инспекторлары балигъ булмаган пассажирларны машинада йөртү, аерым алганда, 12 яшькә кадәр балаларны махсус җайланмага утыртып йөртү кагыйдәләрен бозуны чикләү буенча эшне көчәйтәчәк (балалар бакчалары һәм мәктәпләр янында кисәтү рейдлары үткәреләчәк), шулай ук мәгариф учреждениеләре урнашкан урыннарда шоферларның юлда хәрәкәт итү кагыйдәләрен үтәвен тикшерәчәк.
Җәяү йөргән балаларга, велосипедта һәм мотоциклда йөрүчеләргә аеруча игътибар биреләчәк.
Автотранспортка идарә итүчеләргә җәяүлеләр юл аша чыккан урыннарда, җәмәгать транспорты тукталышларында һәм мәгариф учреждениеләре янында бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк, чөнки балалар еш кына юлга йөгереп чыгып, машина тәгәрмәче астына эләгә.
Шулай ук шоферларның айнык йөрүен тикшерү буенча кисәтү чаралары үтәчәк.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"