Чишмэ
+17 °С
Облачно
Новости
20 Августа 2019, 07:31

Уҗымнар чәчү дәвам итә

Авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматларына караганда, 19 августка 8978 гектарда бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культуралар чабылган һәм җыеп алынган, 23 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш һәр гектардан 25,7 центнер тәшкил итә. Шул исәптән 4236 га уҗымнар чабылган, 12580 тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш – һәр гектардан 29,7 центнер, 4742 га сабан ашлыклары җыеп алынган, 10495 тонна суктырылган, уртача уңыш куәте – 22,1 центнер. «Үзәк» МТСның «Нива» Кырмыскалы филиалының Чишмә бүлекчәсендә һәм «Башкир-агроинвест» җәмгыятендә уҗымнар 364 гектарда чәчелгән.

Район хуҗалыкларында шул ук вакытта пар җирләре эшкәртелә, туңга җир сөрелә.
Читайте нас