Чишмэ
+27 °С
Облачно
Новости
14 Августа 2019, 08:24

Гадел һәм бердәм яшик

11 августта бөтен дөнья мөселманнары иң изге бәйрәмнәрнең берсен – Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бу көнне район үзәгендәге Хөсәен бәк исемендәге мәчеттә, Чишмә районының барлык мәчетләрендәге кебек, бәйрәм намазы үтте.

Чишмә районы имам-мөхтәсибе Зөфәр хәзрәт Собхангулов җыелган халыкка бу бәйрәмнең килеп чыгышына бәйле тарихка кагылган вәгазь укыды. Коръәндә Аллаһы Тәгаләгә корбаннар түгел, ә иман ныклыгын дәлилләү кирәк диелгән. Шуңа күрә дә бу бәйрәмне мал чалу йоласы итеп түгел, ә Аллаһны данлау һәм аның ихтыярына буйсыну көне итеп кабул итәргә кирәк.

– Аллаһы Тәгалә кешелекне бер-берсен үтерсен һәм кан түксен өчен түгел, ә тугры юлдан барсын һәм бердәмлектә яшәсен өчен булдырган, – дип ассызыклады Зөфәр хәзрәт.

Район халкын һәм кунакларын хакимият башлыгы Флүр Уразмәтов та олуг бәйрәм белән тәбрикләде һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Р. Хәбировның котлавын тапшырды.

Шул арада мәчеткә килүчеләр саны арта торды, яшьләр, аеруча ир балалар күп иде. Күбесе, тиеш булганча, түбәтәй киеп килгәннәр. Хатын-кызларның барысы да яулык бөркәнгән, чөнки ир-егетләр мәчеткә баш киемсез керә алса да, хатын-кызларга яланбаш керергә рөхсәт ителми. Хатын-кызлар гыйбадәт кылу өчен икенче катка күтәрелделәр.

Эчтә намаз укыган арада урамда, мәчет территориясендә табыннар корылды, һавага тәмле пылау исе таралды. Корбанга чалу өчен махсус урынга берничә дистә сарык бәрәне китерелгән иде.

– Мин динле гаиләдә үстем, бәйрәм көннәрендә генә түгел, җомга намазларына да мәчеткә килергә тырышам, – диде бу юллар авторы белән сөйләшкәндә Чишмә поселогында яшәүче 19 яшьлек Руслан Янгиров.

Аның сүзләренә караганда, Аллаһка ышану һәм намаз уку күңелләрне сафландыра, җиңеллек бирә һәм рухи тынычлык китерә. Уфа медицина университеты студенты булачак хезмәттәшләре арасында да үзе кебек ислам динен тотучылар булуы турында сөйләде.

Лилия Мөхәтҗанова тормыш иптәше һәм өч улы белән Уфадан әти-әнисе янына кунакка кайткан, һәм бу көнне гаиләсе белән район үзәгендәге мәчеткә килергә булган.

– Бәйрәм намазларын калдырмыйбыз, Уфада да мәчеткә йөрибез, – диде ул.

Чишмәле Динара Нугаева бәйрәмгә 6 яшьлек кызы Әминә белән килгән. «Кызымның бәйрәмнәребезне һәм гореф-гадәтләребезне белеп үсүен телим. Мәчеткә икенче тапкыр килдек, рухи тәрбияне иң мөһим тәрбияләрнең берсе дип саныйм. Ирем Азат та мәчеткә еш йөри, тик бүген килә алмады», диде ул.

Мәчеткә килүче бер хатын артыннан эте дә ияргән, һәм хуҗабикәсеннән калышмыйча мәчет эченә керергә тырыша.

– Ай, ай, этләргә бит мәчеткә керергә ярамый. Мөселманнар өйдә эт асрамый, эт яшәгән җиргә фәрештәләр дә керә алмый, – диде бу җәһәттән яулык бәйләгән бер яшь кыз.

Гает намазы тәмамлангач һәм сәдакалар таратылгач, Корбан бәйрәменә килүчеләрне яңа пешкән хуш исле пылау көтте.
Читайте нас