Чишмэ
+27 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
9 Августа 2019, 06:05
Зыян күргән халыкка ярдәм чаралары каралачак!
Рәсәй Президенты В. Путин каршындагы Гражданнар җәмгыятен үстерү һәм Кеше хокуклары буенча совет Башкортстан Хөкүмәтенә Сибай карьерында булган хәлгә бәйле, 2019 елның мартында республикадагы күчмә утырыш нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр бастырып чыгарды.
Экологик хокуклар буенча комиссия әгъзалары һәм экспертлары тарафыннан башкарылган эш нәтиҗәсендә «Яңа Сибай» яткылыгында руда төтәсләүнең иң ихтимал сәбәпләренең берсе күкертле руда чыгарганда янгыннарны кисәтү чаралары күрелмәү булуы ачыкланды. 2008 елдан соң эшләр бу чараларны үтәмичә башкарылган, диелә хәбәрдә.
Комиссия, Сибайда атмосфера һавасының хәвефле пычрану проблемасын хәл итү өчен карьерны су белән тутырырга кирәк, дигән нәтиҗә ясады.
Башкортстан Хөкүмәтенә һәм Сибай шәһәре хакимиятенә һава торышына даими мониторинг ясауны дәвам итәргә, кабул ителгән карарлар турында халыкка белдерергә, шулай ук шәһәр халкының сәламәтлегенә зыян китерүнең масштабларын комплекслы бәяләргә, балигъ булмаганнарга аерым игътибар бирергә тәкъдим ителде.
Нәтиҗәләр буенча халыкка шифаханә-курорт хезмәте күрсәтүнең өстәмә чараларын оештыру турындагы мәсьәләне хәл итү йөкләтелде.
«Кызыл таң» сайтыннан
#ВладимирПутин
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим