Безнең төбәк үзенең якты чишмәләре, күп санлы елга-күлләре һәм матур табигать күренешләре белән генә дан тотмый. Бездә яхшы күңелле, гадел кешеләр, Туган илне чиксез сөюче чын хезмәткәрләр яши.
Шушы көннәрдә елның-елындагы «Республика намусы өчен!» фестиваль-бәйге барышында тавыш бирү үтә. Аның ярдәмендә безнең арабызда яшәүче мөхтәрәм, халык хөрмәтенә лаек булган кешеләр ачыкланачак. Алар өлкән яшьтәге кешеләр, ихтирамга лаек ветераннарыбыз, шулай ук балалар, яшьләр арасыннан вәкилләр була ала.
Сезнең һәркайсыгызны тавыш бирүнең муниципаль этабында «Халык тануы» номинациясендә катнашырга һәм иң лаеклы якташыбыз өчен тавыш бирергә чакырабыз.
Игътибарыгызга 6 категория тәкъдим итәбез, шуларның һәркайсында безнең Чишмә районында хөрмәткә лаек булган нибары бер кандидатны сайлый аласыз. Муниципаль этапта җиңүчеләр тавыш бирүнең республика этабына чыгачак.
Тавыш бирү 2019 елның 15 августына кадәр дәвам итә.
Әсәдуллин Раил Мирвәй улы Шакирҗанов Әнвәр Хафиз улы
Әхмәтшина Альмира Таһир кызы Габидуллин Фәнзил Нәгыйм улы
Костусенко Любовь Никитична
Гайсин Халит Галиәхмәт улы
Солтанов Фигнер Солтан улы
Хәернасова Регина Фәрит кызы
Балагетдинова Раногөл Турсун кызы
Хисамова Минзилә Фларит кызы
Исхакова Нурсилә Халит кызы
Әсәдуллин Фәүзи Гаймаделислам улы Галиәкбәров Гыйният Галимулла улы
Идиятуллин Дамир Сәгыйтьҗан улы Надыйрова Фәнзилә Фәйзулла кызы
«ВКонтакте»да гәзит төркемендә: https//vk.com/rodnikplus тавыш бирергә мөмкин