Чишмэ
-1 °С
Облачно
Новости
8 Августа 2019, 05:54

Владимир Путин дача амнистиясен озайтты

Рәсәйдә дача амнистиясен 2021 елның 1 мартына кадәр озайттылар. Тиешле законга Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйды.

Күрсәтелгән датага кадәр бакча участокларындагы йортларга хокукны гадиләштерелгән рәвештә рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Закон күчемсез милекне гражданлык әйләнешенә җәлеп итүгә һәм шәхси торак секторын үстерүгә стимул бирәчәк.

Закон, шулай ук, Рәсәй төбәкләре тарафыннан кадастр эшләре өчен максималь дәрәҗәдә чик бәяләрне билгеләү мөмкинлеге турында чикләнмәгән норма кертә. Моннан тыш, коммерцияле булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре әгъзаларына гомум милектә булган җир кишәрлекләрен, шул исәптән гомум файдаланудагы җирләрне, милеккә бушлай бирү вакыты озайтыла.

Федераль закон рәсми басылып чыккан көненнән көченә керә.

«Кызыл таң» сайтыннан


#ВладимирПутин
Читайте нас