Чишмэ
+27 °С
Облачно
Новости
7 Августа 2019, 07:05

«Чишмә МЭЗ» җәмгыяте – ел экспортеры

Наталья Максимова
17 июльдә «Торатау» Конгресс-холлында «Чит илгә чыгарырга вакыт» дигән исем астында II Халыкара форум үтте.

Аның барышында халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек, халыкара сәүдә базарында катнашучылар мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре тикшерелде, экспорт үсешенә булышлык итүче карарлар тәкъдим ителде. Дәүләт проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм «түгәрәк өстәлләр» үткәрелде.

Форум тәмамланыр алдыннан Башкортстан Республикасының «Ел экспортеры» бәйгесендә катнашучылар һәм җиңүчеләр бүләкләнде, «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыяте 2018 ел нәтиҗәләре буенча агросәнәгать өлкәсендә ел экспортеры дип танылды.

Узган елда предприятие тарафыннан чит илгә 447 миллион сумлык продукция чыгарылган. 2018 елда рапс эшкәртә башлау исәбенә чит илгә чыгарылучы продукция исемлеге арткан. Завод чит илгә көнбагыш, рапс мае һәм түбе, грануллы көнбагыш кабыгы, соапсток – көнбагыш мае ясаганнан соң калган, сабын кайнату сәнәгатендә кулланылучы продукт озаткан.
Читайте нас