Чишмэ
+29 °С
Облачно
Новости
6 Августа 2019, 06:05

Сәламәтлек – беренче урында!

Төбәгебездә быел 17 яшькә кадәр балаларга диспансер күзәтүе үткәрү күләмен 75 процентка кадәр күтәрү каралган. Бу эш ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты аша тормышка ашырыла.


«Сигез балалар поликлиникасы балаларга беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүне оештыру турындагы положениега тулысынча ярашлы булачак. Шулай ук Дүртөйле, Туймазы районнарында яңа балалар поликлиникалары сафка керәчәк», – диде Башкортстанның сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин Дәүләт думасы комитетының эшче төркеме утырышында.


Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, гомумдәүләт проектына ярашлы, төбәктәге 18 медицина оешмасында ремонт тәмамланган.


Быел Республика балалар клиник дәваханәсендә реконструкция эшләре үткәрү планлаштырылган.


Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан быел 336 миллион сумга 20дән артык төр медицина җиһазлары алыначак.
«Кызыл таң» сайтыннан


#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас