Чишмэ
+17 °С
Дождь
Тат
Рус
Новости
6 Августа 2019, 07:27
Регистраторлар эшкә керешәчәк
Камилла Собханкулова, Чишмә поселогы Дәүләт статистикасы бүлегенең белгеч-эксперты
2020 елда узачак халык исәбен алуга әзерлек башланды.
1 августта Чишмә районы территориясендә регистраторлар – Бөтенрәсәй халык исәбен алу буенча штаттан тыш хезмәткәрләр эшкә кереште.
Регистраторларга 30 эш көнендә уртача алганда 630ар йортта булырга, йорт адреслары исемлекләренә ачыклык кертергә, корылмаларда аншлаглар һәм күрсәткечләр булуын тикшерергә, схематик планнарда (карталарда) булган объектлар белән чагыштырырга, мөһим булган очракта төзәтмәләр кертергә кирәк. Бер генә урам һәм бер генә йорт та игътибарсыз калырга тиеш түгел. Чишмә поселогында гына да регистраторларга 100дән артык урамда 3 меңнән күбрәк йортны тикшерергә кирәк булачак.
Дәүләт статистика бүлеге хәбәр итүенчә, регистраторлар сорашу үткәрмәячәк. Шәхси йортларны карап йөргәндә хуҗалардан анда даими яшәүчеләр санын гына белешә алачак. Шәхесне раслау өчен һәр регистраторның үзе белән Росстат мөһере сугылган, билгеләнгән үрнәктәге таныклыгы булырга тиеш.
Регистраторлар эше нәтиҗәсе киләчәктә халык исәбен алу буенча төп документ – оештыру планы нигезе булачак, шулай ук халык исәбен алучыларның эшен җиңеләйтәчәк, 2020 елның октябрендә алар ачыкланган адреслар буенча сорашу үткәрү өчен бара алачаклар.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"