Чишмэ
-4 °С
Облачно
Новости
30 Июля 2019, 05:54

«Җәйләү» башкорт кымызы этнофестивале үтте

Ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү» гомумдәүләт проекты кысаларында «Җәйләү» башкорт кымызы этнофестивале оештырылды.

Милли эчемлекне популярлаштыруга, аның сыйфатын яхшыртуга багышланган чараның программасы бик бай.

Кымыз җитештерүгә бәйле проблемаларга, тармакны үстерү юлларына багышланган «түгәрәк өстәл» булды, кымыз җитештерүчеләр үзләренең осталыгын күрсәтте. Ә жюри комиссиясе һәр җитештерүченең эчемлегенең сыйфатына гадел бәя бирде.

«Җәйләү» этнофестиваленең иң оста кымыз җитештерүчеләрен дә ачыкладылар.

Беренче урынга Әлшәй районының Слак авылыннан Әлфирә Ганиева лаек булды. Икенче урынны – Уфа елкычылык заводыннан Гөлсия Бәширова, өченче урынны Учалыдан Лилия Сәгыйтова яулады. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм башкорт токымлы колыннар бирелде.

- Рәсәйдә җитештерелгән кымызның 46 проценты - Башкортстанныкы. Без быелдан кымыз җитештерүгә, елкы малы сатып алуга субсидия бирә башлаячакбыз. Үзебез тәмле, сыйфатлы кымыз җитештереп, эшкуарлыкның әлеге юнәлешен дә үстерик, - диде, бәйрәмне ачып, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов.

Фестивальгә республикабызның төрле районнарыннан 40ка якын кымыз җитештерүче килде.

Этнофестиваль балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә олы бәйрәмгә әверелде. Һәркемнең зәвыгына туры килгән спорт ярышлары гөрләп торды.

«Кызыл таң» сайтыннан


#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас